Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!
Join the list
256
Words
/
0 Comments
[ Show Text ]
|
ТОРМЫШ ЮЛЫ
Аллаһ каршына илтүче изгелек юлы бик тар.
Иблис-мәлгуньне җиңүнең бер генә ысулы бар:
Көчең җитсә, һич юл бирмә, аяк терәп каршы тор,
Тарафдарларны, халкыңны аңа таба каршы бор.
Иман нуры яктысында иблис дәрманы китәр,
Буйсындырып тота белсәң, ул сиңа хезмәт итәр.
Хәлдән тайса көрәштәшләр һәм сирәгәйсә сафлар,
Вәсвәсәләргә бирелеп, хыянәт итсә дуслар,
Комачаулама аларга, үз иманыңны сакла.
Булачак кискен көрәшкә яңа тарафлар тупла.
Акылсызлык, башбаштаклык теләгәнен эшләсен,
Чистартсын синең мохитне, мөртәтләрне чүпләсен.
Фани булгач ошбу дөнья, Хак тәгалә юлында
Була алмый һич мәңгелек хөррият тә, золым да.
Яралгысында золымның бар һәлакәт орлыгы:
Гайрәтлерәк була барса, якыная хурлыгы.
Золым белән көрәшкәндә юк фетнәнең кирәге –
Һәркемнең үз яссылыгы, һәркемнең үз мәсләге.
Узалмассың явызлыкта явызлыкны син һич тә –
Утын өстәп торсаң утка, өстәлә аңа көч тә.
Шайтаннарның таянычы – күпчелек белән тизлек,
Күңел нуры, изге иман – Тәңре яраткан үзлек.
Тормыш һәрчак дәвам итәр, Җирдән иман китмәсә,
Юк аның үлем ноктасы, Кыямәт көн җитмәсә.
Изге-явыз комарында без ирешкән нәтиҗә –
Мәңгелеккә юл алганда хаклы дәлил, тәҗрибә.
Дөнья өчен дип тапканың бу дөньяда кала бит,
Фидаиләр мәңгелектә үлемсезлек ала бит.
Булмый тормыш тәгәрмәчен туктатып йә тизләтеп,
Иблисләр Галәм Канунын яза алмый үзгәртеп.
Һәм иблисне авызлыклап булмый һич канун белән –
Ул туена икейөзле хаин-мәлгунь каны белән.
Иблиснең бөтен гәүдәсе тирәндә, җәһәннәмдә,
Суыргыч-капшавычлары без гөнаһлы адәмдә.
Яшидер ул азык итеп безләр кылган шомлыкны;
Чыгар тамчы-тамчы кысып җаныңдагы бушлыкны,
Корыт тамырын иблиснең һәм киптер бозык канын –
Хак Тәгалә хозурында ясарсың тугры адым.
Кыл изге гамәл, дөньядан киткәнче уйлан, эзлән,
Җиңү-җиңелү мәгънәсен дөрес аңларга өйрән.
5-8 август, 1993
66
Words
/
0 Comments
[ Show Text ]
|
Kde domov můj? Kde domov můj?
Voda hučí po lučinách,
bory šumí po skalinách,
v sadě skví se jara květ,
zemský ráj to na pohled!
A to jest ta krásná země,
země česká, domov můj,
země česká, domov můj!
Кайда минем туган йортым?
Сулар ага болыннарда,
Урман шаулый тау-кыяда,
Шау чәчәктә ул язын –
Оҗмахлар кайда тагын!
Гүзәллектә туган йортым,
Чех җирендә учагым,
Чех җирендә учагым.
53
Words
/
0 Comments
[ Show Text ]
|
БАЙАР ГИМНЫ
Ходай Байар илен яклый,
Алман нәселе Ватанын,
Киң җирләребез сагында –
Аның кодрәт калканы!
Иминлектә ил-көнебез,
Шәһәрләр төзелеше,
Безнең ак-зәңгәр байракта –
Изге күкләрнең төсе.
Ходай Байар халкын саклый,
Без – бабалар мирасын,
Бердәмлектә, татулыкта
Корып бәхет оясын!
Алман нәселен берләштереп,
Ходай биргән байлыгың;
Борынгы даның сурәте –
Ак-зәңгәр төс байрагың!
65
Words
/
1 Comments
[ Show Text ]
|
Чын вә ялган
Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр,
Анда йөзгәннәр, имеш, тик Чын белән Ялган, диләр,
Бу ике дошманга тәңредән бирелгән бер көймә,
Бәс, утырганнар көймәгә, берсе каршы берсенә.
Күп тә йөрми, Чын белән Ялган чыгарганнар сугыш,
Булмаса дуслык, җитә бит сугышырга бер юк эш.
Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә:
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
1908
To make a new Audio Request or Script Request, click on Make a Request at the top of the page.
To record or transcribe for users learning your language, click on Help Others at the top of the page.
Recording and transcribing for other users will earn you credits and also move your own Requests ahead in the queue. This will help you get your requests recorded and/or transcribed faster.