Чын вә ялган
Әүвәле дөньяда җир юк, су гына булган, диләр,
Анда йөзгәннәр, имеш, тик Чын белән Ялган, диләр,
Бу ике дошманга тәңредән бирелгән бер көймә,
Бәс, утырганнар көймәгә, берсе каршы берсенә.
Күп тә йөрми, Чын белән Ялган чыгарганнар сугыш,
Булмаса дуслык, җитә бит сугышырга бер юк эш.
Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә:
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә!
1908
Performer - Ayrat Arslanov