ЭСКАДРОН
(Татар халык җыры)
Карасана, дускай, карасана –
Урал тавы тора күгәреп.
Урал тауга карап бер җырлаем,
Уйларымны ерак җибәреп.
Җырлар яздым Урал кыясына,
Истәлекләр булып калсын, дип,
Яуга китеп, исән кайталмасам,
Урал тавы искә алсын, дип,
Яуга китеп, исән кайталмасам,
Урал тавы искә алсын, дип.
A Tatar Folk (Soldier's) Song (1920).
Performed by Ilham Shakirov