ӘНКӘЙ
Мәңге кайтмас җиргә киттең, әнкәй.
Эзләреңнән, елап, йөгердем.
Ләйсән яңгыр булып күз яшьләрем
Юлларыңа синең түгелде.
Кушымта:
Риза булыр идем яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да.
Әнкәй, бәгърем, кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да.
Кемнәр сөяр мине балам диеп?
Синнән башка, әнкәй, мин ятим.
Кемгә килеп зарларымны сөйлим?
Әнкәй диеп кемгә мин дәшим?
Кушымта:
Риза булыр идем яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да.
Әнкәй, бәгърем, кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да.
Ник ашыктың, әнкәй? Әле бергә
Яшәргә дә иде яшәргә.
Өзгәләнеп уза гомерләрем,
Әнкәй диеп тик бер дәшәргә.
Кушымта:
Риза булыр идем яннарымда
Киңәш кенә биреп торсаң да.
Әнкәй, бәгърем, кайтып юат мине
Төшләремдә генә булса да.
Änkäy - My Mother