ЯШЬЛЕГЕМӘ КАЙТЫР ИДЕМ
Нинди ямьле безнең үзәннәр,
Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр,
Ал чәчәкләр, яшел үләннәр
Яшьлегемне хәтерләтәләр.
Яшьлегем, дип, өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган җыр булса,
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган ла юл булса,
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган ла юл булса.
Яшьлегемнең үтеп китүен
Кошлар китүенә тиңлим мин,
Киткән кошлар язын кире кайта,
Кайтыр микән яшьлек, белмим мин.
Яшьлегем, дип, өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган ла җыр булса,
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган ла юл булса,
Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Йөгереп кайта торган ла юл булса...
Yäşlegemä qaytır idem - I went back to my youth, performed by the great Tatar artist İlham Şakirov (77 years old)