КАЙТАМ ИНДЕ
Сара Садыйкова көе
Илдар Юзеев сүзләре
Ямансулап болыннарны буйлама,
Оныткандыр инде диеп уйлама;
Ничек итеп онытыйм сөйгән ярымны
Кара кашым, назлы җанымны?!
Ничек итеп онытыйм сөйгән ярымны
Кара кашым, назлы җанымны?!
Ничек итеп онытыйм туган ягымны,
Анда үткән алтын балачагымны?!
Сагындырды Агыйделнең камышы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы,
Сагындырды Агыйделнең камышы,
Челтерәп аккан чишмә тавышы.
Сагындырды сызылып таңнар атуы,
Әнкәемнең иркәләп уятуы;
Кайтам инде туып-үскән ягыма —
Кырларыма, тугайларыма,
Кайтам инде туып-үскән ягыма —
Кырларыма, тугайларыма.
Кайтам инде, кайтам туган ягыма —
Кырларыма, тугайларыма,
Кайтам инде, кайтам туган ягыма —
Кырларыма, тугайларыма,
Кырларыма, тугайларыма...
A lyric song of Tatar composer Sara Sadíqova, performed by young singer Filüs Qahirov