ТОРЫП БАС!
Кул селтәсә якын дусларың,
Ул егылды, тормас, диеп,
Шатлансалар дошманнарың, булмас, диеп;
Өметең өзсә туганнарың,
Ул безнеке түгел, диеп,
Сөйгән кешең китсә, ул таш күңел, диеп, –
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Юлларда егылулар җиңел,
Авыр кире торулары,
Тайгак юлдан туры атлап барулары;
Кул селтәгән дуслар – дус түгел,
Ташлап киткән ярлар – чит яр,
Бер егылгач тора алсаң – өметең бар!
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Бар көчеңне җыеп, торып бас,
Бер егылып торган – егылмас,
Алга атла – бер генә килми Җиргә яз!
Бер генә килми Җиргә яз!
Бер генә килми Җиргә яз!
One of the best songs of İlfaq Şihapov, performed by his spouse İlsöyä Bädretdinova