МИШӘРЕМ
Телең бозык, диләр миңа,
Тик ул минем туган телем,
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала – туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары!
Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем –
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем!
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар –
Бары да “сүли” нәкъ безнеңчә,
Барыбыз – бертуганнар!
Мишәр – башың тишәр, диләр,
Бу юк сүзләр, ялган сүзләр,
Берәү дә түзмәгән җирдә
Мишәр чыдар, мишәр түзәр.
Үзебезнекен бирмибез,
Читнекенә кызыкмыйбыз,
Начарлыкны кичермибез,
Яхшылыкны онытмыйбыз.
Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем –
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем!
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар –
Бары да “сүли” нәкъ безнеңчә,
Барыбыз – бертуганнар!
Чыкылдашып, цыкылдашып
Яши горур халкым минем,
Без каймагы татарларның,
Татар иле – минем илем.
Бөек даланың хуҗасы
Булган минем бабаларым,
Беркемнән дә курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары!
Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем –
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем!
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар –
Бары да “сүли” нәкъ безнеңчә,
Барыбыз – бертуганнар!
Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем –
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем!
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар –
Бары да “сүли” нәкъ безнеңчә,
Барыбыз – бертуганнар!
Чирмешәнем, Аксубаем,
Чистай, Буа, Чүпрәлем –
Бөтен җирдә безнең халык,
Бөтен җирдә мишәрем!
Сергачлар да, Әлкиләр дә,
Пенза, Нурлат, Ульяннар –
Бары да “сүли” нәкъ безнеңчә,
Барыбыз – бер,
Барыбыз – бер,
Барыбыз бер – туганнар!
Modern Tatar Rock Singer İlsöyä Bädretdınova