СӨЮ ХАКЫНА
Ничек табыштык без, аңлый алмыйм,
Фәрештәләр ярдәм иткәндер,
Моңа хәтле гөрләвекле язлар
Бездән башка ничек үткәндер.
Әй, Җир шары, бераз әкрен әйлән,
Язгы кояш син дә ашыкма.
Вакытларны тезгенлисе килә
Шушы мәхәббәтем хакына.
Күңелдәге мәхәббәт сазының
Ишетелми иде тавышы,
Син кагылдың аңа, алсу гөлем,
Әллә белеп, әллә ялгышып.
Әй, Җир шары, бераз әкрен әйлән,
Язгы кояш син дә ашыкма.
Вакытларны тезгенлисе килә
Шушы мәхәббәтем хакына.
Әй, Җир шары, бераз әкрен әйлән,
Язгы кояш син дә ашыкма.
Вакытларны тезгенлисе килә
Шушы мәхәббәтем хакына,
Вакытларны тезгенлисе килә
Шушы мәхәббәтем хакына.
Шушы мәхәббәтем хакына...
"For the sake of love" - soundtrack of the most successful Tatar soap opera.
Performed by AsılYar.