Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
844 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

One of the best Tatar folk tales, part 4 of 8

Таңбатыр
(татар халык әкияте, дүртенче кисәк)
Егет көмеш атка атланып китә. Җиде тәүлек дигәндә, теге алтын сарайга барып җитә. Алтын сарай калын стена белән әйләндереп алынган. Алтын капка төбендә алтын кием кигән, алтын атка атланган бер сакчы йөреп тора, ди. Таңбатыр килеп җитү белән, теге сакчы әйтә:
– Әй, адәми зат, монда нишләп йөрисең, ди, сине бит дию ашар.
Егет әйтә:
– Әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, хәзергә минем бик нык ашыйсым килә, тамагымны туйдыр әле син.
Сакчы әйтә:
– Минем хуҗам өчен хәзерләп куйган өч мичкә әче суым, өч мич ипием, өч түшкә үгез итеннән башка бернәрсәм дә юк.
– Миңа шушылар җитәр, – ди егет.
– Алай булса, – ди сакчы, – әнә тегендә чуен капка булыр, шул капканы ачып керә алсаң, ашарыңа бирермен.
Шуннан егет чуен капканы сугып вата да сарайның эченә кереп китә. Сакчы моның көченә шакката. Бу сакчы Таңбатырны, бер бүлмәгә алып кереп, ашата да эчертә. Ашап-эчкәч, егет сораша бу сакчыдан:
– Хуҗаң кайчан кайта, кая таба китте?
– Әнә теге калын урман ягыннан кайта ул. Анда бер алтын күпер булыр. Дию пәрие, алтын атка атланып, әнә шул күпердән кайтыр, үзенең этен иярткән булыр.
Егет әйтә:
– Мин хәзер ял итәргә ятам. Хуҗаң кайтыр вакыт җитү белән, мине уятырсың, уянмасам, менә шушы без белән чәнчерсең, – дип сакчыга бер без бирә.
Егет яту белән йокыга китә. Бер көн, бер төн үтте дигәндә, теге диюнең кайтыр вакыты җитә. Сакчы егетне уятып карый, кая ул, теге кузгалып та карамый. Шуннан соң сакчы егет биргән безне алып бот итенә чәнчеп җибәрә. Егет: «Ай, рәхмәт, бик вакытлы уяттың әле», – дип сикереп тора. Сакчы шунда утырган бер мичкәдән бер чүмеч су алып бирә:
– Менә бу суны эчеп кит, көч кертә торган су бу, – ди.
Егет суны эчә. Шуннан соң сакчы, Таңбатырны тагын бер бүлмәгә алып кереп, әйтә тегеңәр:
– Диюнең үзенә килгән кешене өйгә алып кайта торган гадәте бар. Менә монда ике мичкә бар, аның берсендә көч кертә торган су, икенчесендә хәл бетерә торган су, син шуларның урыннарын алыштырып куй.
Егет, мичкәләрнең урыннарын алыштырып куйганнан соң, сакчы белән саубуллашып чыгып китә дә, теге алтын күпер астына кереп ята.
Бер дә бервакытны дию алтын атына атланып, этен ияртеп күпергә кайтып җитә. Диюнең эте күпергә кермичә, койрыгын бот арасына кыстырып, кире хуҗасы янына чабып, елагансыман итә. Диюнең моңа бик каты ачуы килә. Атына бик нык камчы белән сугып җибәрә дә, күпер өстенә кереп китә бу. Ат күпер уртасына килеп җитү белән шып туктый. Дию атына тагын сугып карый, ат бер генә адым да алга атламый, ди. Шуннан соң дию атына бик каты ачуланып:
– Нәрсә син, әллә монда Таңбатыр килер дип куркасыңмы? Таңбатыр анасыннан да тумагандыр әле, – ди.
Дию пәриенең шулай дип әйтүе генә була, Таңбатыр күпер астыннан килеп тә чыга:
– Таңбатыр анасыннан да туган, килеп тә җиткән , – ди.
Дию пәрие әйтә:
– Мин сине бик олы гәүдәлеме дип уйлаган идем, син бик бәләкәй икәнсең. Сине ике кабарга, бер йотарга була икән.
– Ашыкма, тамагыңа торыр, – ди егет. Шуннан соң дию әйтә:
– Алай булгач, көрәштәнме, алыштанмы?
– Алыш атаң башына булсын, көрәш синең башыңа булсын, мин синең агаларыңны үтереп бетердем инде, – ди егет.
Шуннан тотыналар болар көрәшергә. Көрәшәләр-көрәшәләр, бер-берсен җиңә алмыйлар. Көчкә көч туры килә инде боларның. Бик озак йөри торгач, Таңбатыр тегене арыта. Шуннан соң дию пәрие сизенә башлый. Әйтә Таңбатырга:
– Өйгә кайтып бераз ашап-эчик, ди. Аннан соң яңадан көрәшергә тотынырбыз.
Дию пәриенең сараена кайтып ашыйлар-эчәләр болар. Дию пәрие мичкәләрнең алыштырылуын белмичә, көч кертә торган су урынына, көч бетерә торган мичкәдәге суны эчә. Таңбатырга көч кертә торган суны бирә. Шуннан соң болар китәләр яңадан теге күпер янына. Барып җитәләр. Дию әйтә:
– Алыштанмы, сугыштанмы? – ди.
– Алышудан курыксаң сугышырга да була, әйдә сугышабыз.
Күпер янындагы аланга төшәләр. Шуннан шобага салалар – кемгә алдан сугарга. Дию пәриенә килеп чыга шобага. Иң элек дию пәрие китереп бәрә Таңбатырга. Таңбатыр тубыгыннан җиргә кереп бата. Аягын җирдән тартып алып, Таңбатыр сугып җибәрә тегеңәргә – дию пәриенең аягы тезеннән җиргә бата. Дию пәрие торып сугып җибәрә, Таңбатыр да тезеннән бата. Таңбатыр яңадан сугып җибәрә, дию пәрие биленнән бата. Дию пәрие, кабалана-кабалана чыга да, Таңбатырга китереп суга, Таңбатыр биленнән бата, чыгарга тырышып карый, чыга алмый. Дию әйтә:
– Чык-чык, борча, ди, нишләп ятасың туфракта? – ди.
– Кайгырма, борча чыгар ул, менә син ничек чыгарсың икән!
Шулай ди дә, бөтен көче белән бер селкенеп җибәрүе була, сикереп чыга бу. Дию каршысына килеп баса да, кизәнеп диюгә сугып җибәрә, дию муеныннан җиргә бата. Шуннан Таңбатыр әйтә:
– Чык, күсәк, ди, нишләп ятасың анда!
Дию пәрие тәмам хәлдән тая. Таңбатыр, кылычын алып дию пәриенең башын өзеп төшерә дә, гәүдәсен өстерәп чыгарып вак-вак итеп тураклый һәм әрдәнә итеп өеп куя.
Таңбатыр, диюнең атына атланып, алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы бик шатланып каршы ала:
– Әй, егет, мин сакчы солдат түгел бит, мине шулай киендерделәр генә, мин фәлән патшаның кече кызы бит, мине дә алып кайт, үзеңнән калдырма, – ди ул.
Таңбатыр моңа патша язуын бирә дә әйтә:
– Мин сезнең апаларыгызны да коткардым инде. Апаларың абыйларыма чыкмакчы булдылар, риза булсаң, син минем җәмәгатем булырсың.
Риза булышалар болар.

Recordings

Comments

Overview

You can use our built-in RhinoRecorder to record from within your browser, or you may also use the form to upload an audio file for this Audio Request.

Don't have audio recording software? We recommend Audacity. It's free and easy to use.

Sponsored Links