МЕН ТЫВАЛЫ - New National Anthem of Republic of Tyva (adopted 13.08.2011)
МИН – ТЫВАЛЫ
(Тыва Республикасы милли гимны)
Изге үткел курганына
Таш салганда догалы,
Таңды, Саян тауларына
Аклык өргән тывалы.
Мин – тывалы,
Мәңге карлар яткан тау улы,
Мин – тывалы,
Көмеш сулар аккан җир кызы.
Ата-баба йортында
Үз бәхетенә юл салып,
Дәртле хөмәй җырына
Гашыйк булган тывалы.
Мин – тывалы,
Мәңге карлар яткан тау улы,
Мин – тывалы,
Көмеш сулар аккан җир кызы.
Бер гаиләдә халыклар –
Бер-берсенең туганы,
Алгарышка йөз тоткан,
Бердәм илле тывалы.
Мин – тывалы,
Мәңге карлар яткан тау улы,
Мин – тывалы,
Көмеш сулар аккан җир кызы.
Мин – тывалы!