Fäşhädü! (Algeria)- translated into Tatar language
АНТ ИТӘБЕЗ!
(Әл-Җәзаир милли гимны)
Барысын да юк итүче яшен белән,
Без түккән кан һәм керсез күз яше белән,
Таулар өстендәге бөек, шанлы вә мәгърур,
Күктә җилфердәгән байрак төсе белән –
Ант итәбез, Әл-Җәзаир яшәр, дип,
Ант итәбез, Әл-Җәзаир яшәр, дип,
Ант итәбез, Әл-Җәзаир яшәр, дип,
Ант итәбез, Әл-Җәзаир яшәр, дип,
Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,
Һәркем, кабат яшәү яки үлү өчен,
Каберләрдән торып, сафка басар, дип,
Каберләрдән торып, сафка басар, дип.
Фәшһәдү! Фәшһәдү! Фәшһәдү!