Philippines’ National Anthem – translated into Tatar language
ҖИР-АНАБЫЗ
(Филиппин дәүләт гимны)
Сөекле илем, Шәрыкъ энҗе бөртеге,
Ялкынлы йөрәк күкрәгеңдә ярсый,
Җир-анабыз син, батырлар бишеге,
Көрәштә өстен илбасарга каршы.
Таулар да, диңгез дә, һәм җилләр дә,
Бөек зәңгәр күк тә
Мәдхияләр җырлый бу иреккә,
Синең бәйсезлеккә.
Байрак очкыннары сәлам булып
Сибелгән биеккә,
Йолдызлар һәм кояш һич сүнмәсләр,
Алар мәңгелеккә!
Кояш иле син, мәхәббәтебез иле,
Синдә тормыш – ул Җир җәннәте,
Илбасарлар килсә, синең өчен үлем –
Һәрбарчабызның шәһадәте!