Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
800 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

Children's fairy tale (Балалар әкияте)

Гөлчәчәк
(татар халык әкияте)
Борын-борын заманда, зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган. Карчык бик явыз икән, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.
Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы, убырлы карчык, бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга, батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән.
Төннәрдән бер төнне убырлы карчык, ниндидер явызлык эшләргә чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди.
Аның чыгып китүе булган, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган.
Урман эче бик якты,
Күктә айлар калыкты,
Урман эче бик якты,
Күктә айлар калыкты,
Көлдән күмәч аламын,
Әниләргә барамын,
Көлдән күмәч аламын,
Әниләргә барамын!
Гөлчәчәк куенына төче күмәч кыстырган да, әниләренә кунакка чыгып киткән, ди.
Төн киткән, көн киткән, бара торгач, байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да килене артыннан куа чыккан. Соры бүре төсенә кергән дә, җирне исни-исни чабып киткән, ди; чаба торгач, киленен куып җиткән, ди. Гөлчәчәкнең каршысына төшкән дә, ди, калын тавыш белән улап җибәргән, ди:
Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем,
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем.
Гөлчәчәк бик курыккан, күмәч биреп кенә котылыр иде дә, ул вакытта инде аның күмәче калмаган. Ары каранган да, бире каранган, якында гына тузгак башлы, куыш эчле зур бер карама күргән дә, шул карамага ялына башлаган, ди:
Әйләнмәле карама,
Бәйләнмәле карама,
Әйләнмәле карама,
Бәйләнмәле карама,
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, карама,
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, карама.
Әйләнмәле карама Гөлчәчәкне бик кызганган, тиеннәр чикләвек җыеп, ярканатлар көн уздырып чыга торган кечкенә куышының ишеген ачып җибәргән дә, Гөлчәчәк куышка кергән дә качкан, ди.
Соры бүре карама төбен тырный-тырный улаган да, Гөлчәчәкне чыгара алмагач, таң алдыннан өенә кайтып киткән, ди.
Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, карамага рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Бара торгач кич булган. Соры бүре, килененең эзеннән исни-исни барып, тагын куып җиткән. Гөлчәчәкнең алдына төшеп тагын улап җибәргән, ди:
Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем,
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем.
Гөлчәчәк бик курыккан, ди. Ары караган, бире караган, түгәрәк аланда бик матур күл бар икән, Гөлчәчәк шул күлгә ялына башлаган, ди:
Түгәрәк алан, көмеш күл,
Көмеш күлнең суы мул.
Түгәрәк алан, көмеш күл,
Көмеш күлнең суы мул.
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, көмеш күл,
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, көмеш күл!
Көмеш күл Гөлчәчәкне бик кызганган, ди, тирән суын ай-калдырып, дулкыннарын чайкалдырып, Гөлчәчәк басып торган җирне тирән су белән урап алган, Соры бүре күл читендә бүленеп калган, ди. Соры бүре күл читен тырный-тырный төн буе улаган да, Гөлчәчәк янына керә алмагач, таң алдыннан өенә кайтып киткән, ди.
Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып җиткән. Барган, ди, барган, ди, иртә киткән, кич киткән, китә торгач урманның кырыена ук чыгып җиткән. Инде әниләренең өй түбәләре дә күренә башлаган, ди. Тик шул урында Соры бүре тагын куып җиткән дә, бу юлы бигрәк тә каты ачуланып, улап җибәргән, ди:
Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчеңне ашатмасаң,
Калҗа-калҗа тураем,
Күмәчеңне ашатмасаң,
Калҗа-калҗа тураем.
Гөлчәчәк бик курыккан. Ары каранган, бире каранган да басу кырыенда үсеп утырган куш каенга менеп киткән, ди. Соры бүре куш каенның тамырларын казый башлаган, ди.
Гөлчәчәк бик курка икән, ди.
– Инде монда кайтып җиткәч тә, әниләрне күрмичә үләрмен микәнни соң? – дип әйтеп, бик елап утыра икән, шунда куш каен башына бер сыерчык килеп кунган, ди. Гөлчәчәк сыерчыкка ялына башлаган:
Ала муен сыерчык,
Кола муен сыерчык,
Ала муен сыерчык,
Кола муен сыерчык,
Чәч бөртегем – әманәтем,
Илтеп бирче, сыерчык,
Чәч бөртегем – әманәтем,
Илтеп бирче, сыерчык.
Гөлчәчәк сыерчыкка бер-ике чәч бөртеген алып биргән, ди, сыерчык аны алып Гөлчәчәкләрнең әниләренә очып киткән дә, ди, чәч бөртеген аларның капкаларына элеп куйган, ди. Гөлчәчәкнең абыйсы капка төбенә чыккан икән, чәч бөртекләрен күргән.
Чәч бөртекләрен алып кереп думбрага кыл итеп тарткан, ди.
Гөлчәчәкнең җиңгәсе думбраны аяк тибеп бии-бии уйный башлаган икән, думбра кылы Гөлчәчәк булып җырлап җибәргән:
Бии-бии уйнама,
Билгенәем авырта,
Бии-бии уйнама,
Билгенәем авырта,
Тибә-тибә уйнама,
Түбәләрем авырта,
Тибә-тибә уйнама,
Түбәләрем авырта...
Моңар җиңгәсенең исе киткән:
Җиңгәсе думбраны иренә биргән. Ире чиртеп-чиртеп уйный башлаган икән, думбра тагын җырларга тотынган:
Басма-басма, абыем,
Башкынаем авырта,
Басма-басма, абыем,
Башкынаем авырта,
Чиртмә-чиртмә, абыем,
Чәчкенәем авырта,
Чиртмә-чиртмә, абыем,
Чәчкенәем авырта.
Урман буе куш каен,
Куш каенда сеңлең бар,
Урман буе куш каен,
Куш каенда сеңлең бар.
Куш каенның төбендә
Каенанам – убыр бар.
Думбраңны куй, абый,
Куш каенга кил, абый!
Абыйсы чукмарын алган да, ди, бүре тибә торган атына атланып, урман буена чапкан, ди. Ул барып җиткәндә, Соры бүре куш каенның тамырларын актарып бетерә язган иде, ди, куш каен, менә авам, менә авам, дип кенә тора, ди.
Гөлчәчәкнең абыйсы Соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди. Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган, ди.

Recordings

Comments