Әкият башы (A traditional beginning of the Tatar fairy tales)
Борын заманда,
Аю команда,
Бүре сарык көткәндә,
Төлке тавык өткәндә,
Тычкан олау чапканда,
Куян камыр басканда,
әбиеңнең әбисе бәби булып ятканда –
Идел чыккан Болактан,
әкият чыккан колактан;
без сөйлибез, сез тыңлагыз,
сүзне башлыйбыз ерактан.
Әкият тыңлаганның зиһене арта,
сүз сүзне тарта,
тыңласыннар малайлар да,
борыннарын тарта-тарта.
Йә, тыңлагыз, башладым,
таудан таяк ташладым.