Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
864 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

One of the best Tatar folk tales, part 2 of 8

Таңбатыр
(татар халык әкияте, икенче кисәк)
Төшә-төшә Таңбатыр, нихәтле вакыт төшеп тә, тау тишегенең төбенә җитә алмый, арканы тагын да кыска була моның. Кире чыгасы килмичә, кылычын алып арканны кисеп җибәрә бу. Бик озак очканнан соң, барып бәрелә бу бик каты нәрсәгә. Шунда ук һушыннан китеп, өч тәүлек аңына килә алмыйча ята, ди, бу. Шуннан соң, әкрен генә торып, тагын да китә бу. Бара-бара бу, шулай итеп бара торгач, моңа бер тычкан очрый. Бу тычкан, бер генә мәртәбә селкенә дә, кеше була.
– Нихәл, Таңбатыр, нишләп йөрисең монда? – ди.
– Менә, – ди егет, – бер дию пәриен эзләп төшкән идем дә, монда китәргә урын юк, чыгарга җай юк.
Тычкан әйтә:
– Ул дию пәрие сезне алдады бит, сезнең элекке арканыгыз да тау тишеге төбенә җиткән иде инде. Ә дию, сезне алдап, чокырның төбен аскарак төшереп җибәрде. Хәзер син бик тирәндә инде, мин булышмыйча, моннан чыга алмассың.
Егет нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торганда, тычкан әйтә:
– Менә мин сиңа дүрт полк тычкан солдаты бирәм, алар җирне казып торырлар, ә син өскә менеп торырсың. Шулай итеп, алар сине менгереп җиткерерләр бер сукмакка хәтле. Шул сукмак белән җиде көн, җиде төн буена, бернәрсә күрмичә, караңгыда барырга туры килер. Курыкма. Шул юл белән бара торгач, сиңа очрар җиде кат чуен капка, шул капкаларны вата алсаң, якты дөньяга чыгарсың, вата алмасаң, сиңа бик авырга килер. Якты дөньяга чыгу белән, янә бер сукмак булыр. Шул сукмак белән җиде тәүлек барганнан соң, күренер сиңа бер сарай.
Шулай ди дә бу, яңадан бер генә мәртәбә селкенү белән тычкан сурәтенә кереп, күздән югала.
Егет, дүрт полк тычкан солдатлары казыган юл белән бик күп вакытлар барганнан соң, барып җитә теге җиде чуен капка янына. Барып җитү белән, үзенең чукмарын алып, капкага бик каты итеп сугып җибәрә дә, чуен капка таралып китә. Бара-бара бу, барган саен, дөнья яктырганнан-яктыра бара, ди. Җиде тәүлек юл киткәч, моңа зур кирпечкә охшаган бер кызыл нәрсә күренә. Барып җитә бу, янына барып карый. Кирпеч өстендә бакыр атка атланган, бакырдан коелган киемнәр кигән бер каравылчы тора икән.
– Әй, адәм заты, – ди каравылчы, – бу тирәдән кит җәтрәк. Син бу тирәгә ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, дию патшасы кайтып керсә, тотып ашар үзеңне.
Егет әйтә:
– Әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, анысын белеп булмый әле. Хәзергә минем бик каты ашыйсым килә, китер әле берәр нәрсә ашарга.
– Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк шул, менә хуҗам кайткач ашатырмын дип хәзерләп куйган бер түшкә үгез ите, бер мич ипием, бер мичкә әче суым бар, шуннан башка бернәрсәм дә юк.
Егет әйтә:
– Ярар, хәзергә шулар да җитеп торыр, ә хуҗаңа ашап-эчеп торырга туры килмәс.
Шуннан соң теге кеше, атыннан төшеп, бакыр киемен сала да, Таңбатырга ашарга хәзерләп бирә. Бу солдат киеме кигән кыз кеше икән. Егет бу кыз китергәннәрнең барын да ашап бетерә дә йокларга ятарга җыена. Ятар алдыннан сораша инде бу кыздан:
– Ул дию пәрие кайчан кайтыр икән?
– Ул иртәгә иртә белән менә шушы бакыр күпер өстеннән кайтыр, – ди кыз.
Егет әйтә:
– Менә сиңа бер без, дию кайта башлагач, шушы без белән минем чигәмә чәнчеп уятырсың. Шулай ди дә, йокларга ята бу. Диюнең кайтыр вакыты җитү белән, теге кыз моны уятырга тотына, уята алмый. Без белән чәнчергә кызгана, уятмый калдырсам да яхшы түгел дип уйлый. Бик каты итеп уята башлагач, Таңбатыр сикереп тора да:
– Мине без белән чәнчеп уятырга кирәк иде, ул вакытта мин тагын да зәһәрләнебрәк китәр идем, – ди.
Таңбатыр теге кыз әйткән бакыр күпер астына кереп ята. Бервакытны, җил-давыл куптарып, дию бакыр күпергә якынлаша башлый. Күпер янына иң элек моның эте килеп җитә. Килеп җитә дә, күпергә кермичә, шыңшып, хуҗасы янына кире китә. Дию, аңа камчысы белән генә селтәп, атына атланган килеш күпергә барып керә. Күпергә барып керү белән, моның аты да шып туктый. Диюнең ачуы килеп атына сугып җибәрә дә:
– Һәй, нигә куркасың? Әллә монда Таңбатыр килеп яткан дип уйлыйсыңмы, әле ул монда килү түгел, анадан да тумагандыр, – ди.
Диюнең шулай дип әйтүе була, бакыр күпер астыннан тып итеп Таңбатыр килеп чыга:
– Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, – дип, дию пәрие каршысына килеп баса.
– Килсәң соң, әллә ни олы гәүдәле түгел икәнсең әле, ике кабып, бер йотарга гына җитәрсең, – ди дию пәрие.
Таңбатыр әйтә:
– Гәүдәсе чуклы булыр, алай тиз генә йота алмассың.
Дию әйтә:
– Күп сөйләшеп торма, алыш бармы, көрәш бармы?
– Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшик, – ди Таңбатыр.
Шуннан көрәшергә тотыналар да, алыша алмыйча шулкадәр озак йөриләр, ди, болар, шул тирәләр бөтенләй казылып чокырга әйләнеп бетә. Йөри торгач, диюнең хәле бетә башлый. Шул вакытта Таңбатыр моны күтәреп сала да, кылычын суырып алып, диюне тураклап, әрдәнә итеп өеп куя. Шуннан соң бу диюнең атына атланып, аның сараена китә. Диюнең әлеге каравылчысы моңа каршы йөгереп чыга да:
– Хәзер куркыр кешем юк, әйтергә ярый. Мин фәлән патшаның олы кызы идем, мине бу дию пәрие урлап алып киткән иде, зинһар, мине монда калдыра күрмә, алып кына кайта күр үзең белән, – ди.
Таңбатыр әйтә:
– Без өч агай-эне сезне эзләргә дип чыккан кешеләр.
Патша биргән язуны кесәсеннән чыгарып күрсәтә. Патша кызы шатлыгыннан нишләргә белми. Таңбатыр әйтә:
– Атаңның вәгъдәсе буенча, син минем олы абыйга кәләш булырга тиешсең, хәзергә шушы бакыр сарайда торып тор, кайтышлый мин сине кереп алырмын.

Recordings

Comments