An Irish Lullaby - free translated into Tatar language;
БИШЕК ҖЫРЫ
Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,
Тыныч йокы теләп нәни кызыма (улыма),
Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,
Йөрәк җылым салдым бишек җырыма.
Сабый чагымда ук, күп еллар элек,
Гади бер көй калган иде күңелемә кереп;
Нәкъ безнеңчә моңлы әниемнең җыры,
Хәтеремнән җуелмас ул гомерем буе.
Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,
Тыныч йокы теләп нәни кызыма (улыма),
Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,
Йөрәк җылым салдым бишек җырыма.
Төшләремә керә шул балачагым,
Әниемнең нурлы йөзе, туган учагым;
Ишеткән күк булам бишек җырларын,
Тоям сыман әниемнең иркәләү-назлавын.
Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,
Тыныч йокы теләп нәни кызыма (улыма),
Әлли-бәлли-бәү, әлли-бәлли-бәү,
Йөрәк җылым салдым бишек җырыма.
Ирландия халкы бишек җырының татар теленә ирекле тәрҗемәсе