National Anthem of Denmark - translated into Tatar language
ӘЙ СӨЕКЛЕ ВАТАН!
(Дания милли гимны)
Әй, сөекле Ватан!
Тозлы диңгез ярында
Бүкләрең тезелеп баскан,
Тез(е)леп баскан.
Борынгы Данмарк илен,
Диңгездән искән җилен
Фрейя яраткан,
Фрейя яраткан!
Мәңге яшәр, урманнар күк,
Кодрәт алып, даннар иле,
Зәңгәр дулкыннардан,
Зәңгәр дулкыннардан.