National Anthem of Mongolia - translated into Tatar language
МОНГОЛ МИЛЛИ ГИМНЫ
1. Алгарышлы изге Ватан,
Монгол халкы учагы,
Һичкем сине җиңә алмас –
Мәңгелеккә үскән чагың.
Кушымтасы:
Моңгол йорты, күңелең иркен
Дөньяда бар ил өчен,
Үстерәбез сине, биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.
2. Турылыклы, кыю халкың
Үз бәх(е)тен тапты кабат,
Бөек Моңгол иле, мәңге
Иминлектә чәчәк ат!
Кушымтасы:
Моңгол йорты, күңелең иркен
Дөньяда бар ил өчен,
Үстерәбез сине, биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.