Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Script Request

Citybua
Complete / 708 Words
by Citybua -

ЗИРӘК КАРТ
(татар халык әкияте)

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.
Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:
– Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?
Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.
Шулай беркөнне егет кайта, кайта да әтисе янына керә.
– Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең?
– Әти, патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, ди. Су төбендә яп-якты ялтырап торган гәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эзлиләр – юк, менгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, ди. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән.
Карт әйтә:
– Әй, улым, анда берәр агач бармы, су буенда?
– Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр.
– Ул агач башында кош оясы бармы?
– Бар.
– Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр.
Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар – тагын юк. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә:
– Падишаһым-солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа. Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле.
Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә, каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңарга. Вәзирләрен бик орыша бу:
Патша егеттән сорый:
– Моны сиңа кем өйрәтте?
– Үзем белдем.
Вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет үзләреннән өстен чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек тә булса үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр:
– Ул, миңа нәрсә күрсәтсәләр дә беләм, дип әйтә. Без аңа ике айгыр күрсәтик. Икесе дә бертөсле, бертигез булсын, авызын да ачып карамасын, янына да килмәсен. Кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен.
– Ярый, патша, егетне чакыртып ала да әйтә: иртәгә килерсең, без сиңа шундый-шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген белерсең.
Егет бик кайгырып, «ярар» дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә.
– Улым, нихәл?
– Әти, гәүһәр син әйткәнчә, кош оясында булды. Тик патша миңа бүген тагын шундый-шундый мәсьәлә бирде әле.
– Әй, улым, аның өчен хәсрәтләнмә, ул берни түгел. Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын-яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тузгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып, яшь айгырга юл биреп китәр.
Ярар. Егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бертөсле, икесе дә бертигез.
– Йә, моның кайсы карт, кайсы яшь?
Ике айгыр ике яктан кара-каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян тузгып килә, карт айгыр башын иеп кенә уза. Егет әйтә:
– Менә бусы карт айгыр, ә бусы яшь айгыр.
Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын моңарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек ике агач, берәр сажинлы. Икесе дә шоп-шома итеп юнылган.
– Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, шуны бел.
Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә.
– Улым, бүген ниләр күрдең?
– Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды. Миңа тагын мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә.
– Әй, улым, аның өчен дә кайгырма син. Син ул агачны суга салырга куш. Суга салгач, оч башы өскә калкыбрак, төп башы төпкә батыбрак торыр.
Ярар. Иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Моңарга шоп-шома итеп, ике агач юнып куйганнар.
– Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен болай гына бел.
Егет:
– Суга салып карагыз әле.
Суга салсалар, агачның бер башы бата, бер башы өскә калка.
Егет әйтә:
– Менә бу башы очы, бусы төп була.
Тагын белде бит бу. Патша бик гаҗәпләнде. Ул егеттән сорый:
– Моны сиңа кем өйрәтте?
– Үзем белдем.
– Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астырам!
Егет әйтмичә булдыра алмый:
– Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтертмичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә.
Шуннан соң патша әйтә:
– Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә!

Comments

Citybua
March 29, 2012

Ziräk qart - A Wise Old Man

Leave a comment

Note: this form is not for making a transcription. If you would like to transcribe this Script Request, please click the [ TRANSCRIBE ] button.

Overview

To make a new Audio Request or Script Request, click on Make a Request at the top of the page.

To record or transcribe for users learning your language, click on Help Others at the top of the page.

Recording and transcribing for other users will earn you credits and also move your own Requests ahead in the queue. This will help you get your requests recorded and/or transcribed faster.

Sponsored Links