КИЕК КАЗЛАР
Киек казлар китә җылы якка
Төркемнәре белән гел бергә,
Казлар китә, ә без, якын дуслар,
Сагынышып килдек күрешергә.
КУШЫМТА:
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары,
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары,
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр –
Шат кичләрне искә кем алмас?
Саф хыяллар белән беркетелгән
Яшьлек дуслыгыбыз югалмас.
КУШЫМТА:
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары,
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Киек казлар китә каңгылдашып,
Ямансулап калыр йөрәкләр,
Казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас
Без кичергән матур бу көннәр.
КУШЫМТА:
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары,
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары.
Казлар оча һаваларда,
Сызылып кала зәңгәр юллары,
Казлар кебек үтә, тезелеп үтә
Онытылмаслык яшьлек еллары,
Онытылмаслык яшьлек еллары...
Kiek Qazlar (The Wild Geese) - Diaspora-Anthem of USA-Tatars