Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Script Request

Citybua
Complete / 1366 Words
by Citybua -

Татар Америкасы буенча сәяхәтебез дәвам итә, һәм бу юлы без кыйтганың көнбатыш ярыннан көнчыгыш ярына күчәбез. Ә дөресрәге, һәр ике ярда яшәүче татарлар белән танышуыбызны дәвам итәбез. Нью-Йоркта көз. Дөньяның кайнап торган шәһәре булган бу кала беркайчан да йокламый, һәм бирегә көн саен меңләгән кеше агыла. Һәркемнең Нью-Йорк кояшы астында үз урынын табасы килә.

АМЕРИКА ТАТАРЛАРЫ

АЛСУ ГАРИФУЛЛИНА
Алсу тумышы белән Ташкент каласыннан, туксанынчы еллар уртасында аның гаиләсе Үзбәкстаннан Америкага күченә, һәм шулай итеп, 12 яшьлек татар кызы укуын гап-гади Нью-Йорк мәктәбендә дәвам итә.
– Миннән сорыйлар иде high-scool’да – мәктәптә: “Син кем соң? Син менә рус телендә сөйләшәсең, ә үзең Үзбәкстаннан килгәнсең. Син урыс буласыңмы?”
Мин шул сорауга җавап таба алмый идем. Мин үземне Мәскәүдән дип әйтә идем.
Ташкентта туган Алсу татар телен гаиләдә өйрәнә. Әтисе дә, әнисе дә, бабасы да, әбисе дә татар моңына гашыйк кешеләр. Хәер, ул хакта бераз соңрак.
Ә менә Туран Американың Калифорния штатында туып үскән. Ул да туган телен гаиләдә өйрәнә. Татар дөньясында танылган шәхес – Шәмсия Апакайның яраткан оныгы ул. Татарча сөйләшергә ул нәкъ менә дәү әнисеннән өйрәнә.

ТУРАН АПАКАЙ:
– Һаман да безгә әйтәләр иде: “Татарча сөйләшегез, үз арабызда татар телен онытмас өчен”. Яшьтән бирле шулай әйтеп килгәннәр, шуңа без татар телен беләбез инде.

ЭНҖЕ ХАНЫМ:
– Әниебез инде, мөселман кешесе булгач, безгә татар телен өйрәтә торган иде, үз мөселман илебездә үстерде. Монда килгәч ике айдан соң мин төрекләр белән таныштым. Алар мөчеткә йөриләр иде. Ә мин әле, шул яшькә җитеп тә, намаз укый белми идем. Мин аны шулкадәр тиз өйрәндем, бер көндә өйрәнгәнмендер ул догаларны. Шунда ук намазлык, дисбе алдым да, бастым намазга. И, Ходай Тәгалә белән сөйләшә алам бит, дип, сөенә-сөенә намаз укый башладым монда килгәчтен.
Энҗе апаның үз тарихы, ул Мурманскида туган. Әнисе татар, әтисе урыс. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның гаиләсен Татарстанга эвакуациягә алып китәләр. Әтисе сугышта һәлак була. Энҗе апа Мөслим районында үсә. Егерме яшендә кияүгә чыгып, Украинаның Донецк шәһәренә китә. Косметолог һөнәрен үзләштерә, кремнар белән эш итә. Туксан дүртенче елда бала караучы булып Америкага китеп бара. Илле биш яшенә җиткән татар хатыны үз тормышын 180 градуска үзгәртергә куркып тормый.
– Авыр эшләр эшләп, без авырлыкка шулчаклы өйрәнгәнбез инде, монда мин бернинди авырлык та сизмәдем. Эшләгән кешегә Америкада юл ачык. Яшьләр өчен дә, әгәр дә тырышып укыйлар икән, күтәрелергә мөмкинлек бар монда.
Энҗе ханым Нью-Йоркта унҗиде ел тора инде. Ә менә Илдарның күченүенә ике генә ел әле. Яр Чаллы егете, күп кенә студентлар кебек, 2009 елда, җәй көне эшләргә дип, Америкага китеп бара. Һәм анда калырга карар кыла.
ИЛДАР МӨХӘММӘТҖАНОВ:
– Башта минем монда каласым килмәде. Кайтырга дип уйлаган идем. Аннары, шулай беркилеш яшәп, кешеләр белән күрешеп аралаша торгач, калырга булдым.
Алсуның әти-әнисе – татар җанлы кешеләр. Кызларына 18 яшь тулгач, алар аңа менә дигән бүләк ясыйлар: Казанга сәяхәт оештыралар. Шулай итеп, Алсу тәүге тапкыр тарихи Ватанына бара. Камал театрына юл тота, татар спектаклен карый. Һәм татар театрына гашыйк була.
– Безнең татар театры шундый көчле, шундый матур, Бродвейга аларга кадәр әле эшләргә дә эшләргә генә кала. Безнең татар актёрлары шундый талантлы, постановкалар шундый матур, кызыклы һәм халыкчан ки, син аларга үзеңнең тормышыңны бәйлисең.
Тора-бара Алсу Америкада да татарларны эзли башлый. Ул чорда Вашингтонда яшәүче бер татар егете Интернетта татарлар өчен махсус форум оештырып җибәрә. Ул форумга Алсу да кушыла. Аннары Нью-Йорктан тагын бер татар егете табыла, Чикагодан да татар кешесе яза бащлый. Шулай итеп, 2001 елның язында алар, бер төркем яшь татарлар, бергә җыелалар. Пенсильвания штатында татар яшьләре җыенын оештыралар. Бу чарада инде унбишләп кеше катнаша.
– Татарның тәмле милли ризыкларын алып килергә сөйләштек, кем нәрсәгә оста булса, шуны әзерләде. Безнең белән Казаннан килгән һәм Сабан туен ничек үткәрергә икәнен белгән кешеләр дә бар иде. Без анда төрле уеннар үткәрдек һәм бер-беребез белән таныштык.
Шуннан башланды да инде данлыклы www.tatar-usa.org сайтының тарихы. Ике меңенче еллар уртасында Америка татарлары нәкъ менә әлеге сайтта аралашты һәм бер-берсен табышты.
Энҗе апа исә татар кешеләрен башка ысул белән очраткан.
– Бервакыт автобуста барганда мин бер кешедән, Кингсһаймны ничек эзләп табарга була, дип сораган идем. Ул миңа урысча аңлата башлады. Ә мин аны тыңлый-тыңлый урыс булмаганлыгын аңлап алдым, аның сөйләмендә мөселманлык сизелеп тора иде. Мәйтәм, Сез нинди милләтттән. Мин татар, диде ул. И Раббым, сине Ходай Тәгалә үзе миңа җибәрде бит, дим, мин дә татар бит.
Шулай итеп Энҗе апа миллионнар яши торган Нью-Йорк каласында тагын бер татар кешесен таба. Ул кеше аңа яхшырак эшкә урнашырга ярдәм итә. Энҗе апаның тормышы җайлаша, ниһаять, ул, гомер буе үзләштергән һөнәре буенча, косметолог булып эшли башлый. Һәм беркадәр вакыт үткәч, ял итәргә дип, Флорида штатына китеп бара. Шулай океан буенда кояшта кызынып яткан вакытта, ни күрсен!
– Яшь кенә бер кыз, чибәр, битеннән нур сибелеп тора. Аңа да русчалатып: “Откуда ты такая русалка?” дим. “Мин татар кызы”, – ди бу. Әстәгъфирулла, мәйтәм, сине дә бит фәрештәләр китерде монда! Шулай килеп чыкты бу татар кызы. Аның белән сөйләшә башлагач, татар ассоциациясе турында сүз китте, Шулай итеп ул мине татар ассоциациясенә барып ирештерде.
Татар ассоциациясе дигәне Нью-Йоркка әле ХХ гасыр уртасында ук килеп урнашкан татарлар тарафыннан төзелгән оешма була инде. Калифорния штатында да нәкъ шундый ук оешма эшли, Сан-Франциско тирәсендә яшәүче татарлар, атна саен җыелышып, хәл-әхвәлне белешә, татар җырларын җырлап күңел ача. Туран да инде менә берничә ел татар хорына йөри.
– Мин үзем татарча җырларга яратам, элегрәк тә радио тыңлап җырлый идем. Миңа татар җырларын җырлау бик күңелле, монда килеп яңа татар җырлары өйрәнәм. Татар культурасы турында күп укыйм, нинди артистлар, җыр язучылар булуы белән кызыксынам, бу миңа бик күңелле.
Алсу да татар җырына үлеп гашыйк. Ул пианинода бик оста уйный. Хәзерге татар эстрадасын да бик актив күзәтеп бара.
– Татар эстрадасы кызыклы, матур җырлар иҗат итәләр. Һәммәсе дә ошап бетми инде, әлбәттә, 50 проценты ошыйдыр, бәлки. Минемчә, алар хәзер шундый бер үзенчәлекле фазада: кешене нинди нәрсәләр белән кызыктырырга мөмкин булуын белеп бетермиләр әле.
ЭНҖЕ ХАНЫМ җырлый:
– Язмышларым микән, ялгышулар микән –
Чит җирләрдә узган гомерләр?
Яшьлегемнең таңын сагынам мин тагын,
Бигрәк нечкә инде күңелләр!
Энҗе апа, Нью-Йоркта мәҗлес узган саен, яңа җыр башкара. Колоратура сопрано тавышына ия булган татар хатынының җырлавы Нью-Йоркта яшәүче татарларның күңеленә хуш килә.
Ә Алсуга әйләнеп кайтсак, ул хәзерге вакытта Европада эшли. Франция һәм Алман илендә яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәләр урнаштырган. Ватанына әйләнгән Нью-Йоркка кайткан саен, Америка татар яшьләре белән очраша. Рамазан аенда ифтарлар үткәрә, кыш көне бергәләп чаңгы шуалар, җәй көне, кемпингка барып, татарча спектакльләр куялар, җыелышып татар фильмнары карыйлар.
– Һәр очрашуда без бергәләп сөйләшергә-җырлашырга тырышабыз. Татарстанда нинди кызыклы трендлар баруы, нинди яңалыклар булуы, иниди нәрсәләр үткәрелүе турында. Төрле сувенирлар, дисклар, китаплар алып килергә тырышабыз.
– Нью-Йоркта Сабан туе була дип ишетеп килгән идем мин монда. Ничек инде Нью-Йоркта Сабан туе булсын, дип уйлый идем элегрәк. Мин анда бик күп татарлар белән очраштым.
Әлбәттә, Америкада әле яши генә башлаган Чаллы егете өчен биредәге татарларның милли мәдәнияткә шулкадәр тартылулары бераз сәеррәк күренәдер. Ә менә Америкада туып үскәннәр моны табигый хәл дип кабул итә.
– Монда татарча сөйләшмәсәк, без кем булабыз соң? Американ гына булабыз инде.
Туранның Казанда булганы юк әле, ә менә Алсу инде өч тапкыр барып кайткан анда. Ул, гомумән, Татарстан башкаласында эшләргә хыяллана, шәһәрдә хәтта яраткан урыны да бар.
– Кремльдән читтәрәк чыршылы юл бар. Европада яшәгәч, мин хәзер архитектураны да шактый яхшы беләм инде. Америка һәм Европа архитектурасын чагыштырып карыйм. Шул юл буйлап үткәч, Милли китапханәгә килеп чыгасың. Минем яраткан урыным инде бу. Иң яраткан бинам да шул, чөнки ул миңа классиканы искә төшерә.
Аларның һәрберсенең үз юлы, үз тормышы: Калифорния, Украина, Үзбәкстан, Татарстан. Ләкин һәрберсенең тормышы Америка белән дә бәйләнгән. Барыр юллары төрле булса да, алар үз тамырларын оныта торган кешеләр түгел.
– Татарлар дөньяның бөтен почмагында да бар. Бер-беребездән бик еракта булсак та, безнең өлешләр якын.
– Мине шаккатырганы шул: башка илләрдә дә татар телен беләләр, татарча укыйлар, һәм алар белән татарча сөйләшергә була.
– Безнең халкыбызда иң олы нәрсә бар – иман. Ул һәрвакыт безне берләштереп торды һәм безгә төрле шартларда яшәргә ярдәм итте.
– Минем әтием-әнием – татарлар, ике яктан бабаларым да – татарлар. Бу татарлыкны дәвам итү минем өчен бик мөһим.
– Һәр кешенең үзеннән тора бит ул. Нәрсә генә эшләтсәләр дә, мин үз милләтемне ташлаячак түгелмен.
– Татар булгач, татар булып калыйк!
– Безнең татар халкында тагын бер зур нәрсә бар – татар дәрте. Шушы дәрт безне төрле җирләрдә йөртә һәм, минем уйлавымча, ул безгә һәркайда да халкыбызны туры юлдан алып барырга ярдәм итә.

Comments

Leave a comment

Note: this form is not for making a transcription. If you would like to transcribe this Script Request, please click the [ TRANSCRIBE ] button.

Overview

To make a new Audio Request or Script Request, click on Make a Request at the top of the page.

To record or transcribe for users learning your language, click on Help Others at the top of the page.

Recording and transcribing for other users will earn you credits and also move your own Requests ahead in the queue. This will help you get your requests recorded and/or transcribed faster.

Sponsored Links