АЗАТЛЫК
Ватык мылтык тотып, агач кылыч асып,
Дошман күргәч, куаклар артына качып,
Ничәнче ел атлый халкым азатлыкка,
Тик нигәдер илтә юлы гел коллыкка!
Берсе яшел әләм тага аңа көчләп,
Берсе бора Мәккәгә таба дөресләп,
Кемдер аскан алтын тәре муенына,
Кызыктырып марҗаның киң куенына.
Хозыр Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә,
Ай-яй-яй-яй-яй,
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны,
Кәләпүшең киеп, елап үлсәң дә…
Көлеп ята тәмугында Явыз Иван,
Кул чәбәкли төрбәсендә Шаһгали хан:
Үрчем булды җирдә минем нәсел, диеп,
Чын хан булып яшәр идем хәзер, диеп.
Чын азатлыкны кәфенгә төргәч күреп,
Мәйданнар тоткан карчыклар бетте үлеп,
Ач козгыннар баскан мескен Татар Илен,
Сугыш кынга булмасын, дибез без бүген.
Хозыр Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә,
Ай-яй-яй-яй-яй,
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны,
Кәләпүшең киеп, елап үлсәң дә…
Хәерчедән азган заман хуҗалары,
Заманында күрдек, дип, без нужаларны,
Газиз халкым минем, диеп, эчеп сатар,
Шул халыкның киләчәген бүген татар.
Әллә чал тарихның юлларында ялгыш
Бу халыкка төштеме соң ачы каргыш?
Без бит бөек, диеп, күкрәк кага-кага,
Атлый татар тарих зиратына таба…
Хозыр Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә,
Ай-яй-яй-яй-яй,
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны,
Кәләпүшең киеп, елап үлсәң дә.
Хозыр Ильяс ташлап киткән бу халыкны,
Мәһди килмәс инде күпме көтсәң дә,
Ай-яй-яй-яй-яй,
Беркем бирмәс безгә газиз азатлыкны,
Тальян гармун тартып, елап үлсәң дә…
İlsöyä Bädretdınova - modern Tatar rock singer