Әлбәттә, бүгенге авторитар дәүләт эчендә - ә ул дәүләт безнең хокукларыбызны якламый - без үзебезнең киләчәгебез турында кайгыртырга тиешбез. Шундый сорау барлыкка килә: һәрбер татар нәрсә эшли ала үз туган телен яклар өчен? Иң беренче чиратта, һәр җирдә, һәр җәмәгать урынында - кибеттә булсыниы, транспорттамы - бары тик татар телендә генә сөйләшергә кирәк. Һәм дә, сиңа урыс телендә эндәшсәләр генә, урыс телендә җавап кайтарырга.
Татарлар! Әйдәгез, үз телебезне хөрмәт итик. Үз арабызда, урамда йөргәндә, мәктәптә, эштә, уку йортларында безгә үзара татар телендә генә сөйләшергә кирәк. Татар музыкасын кабызып куярга оялмагыз, машинада барганда да Татарстан байрагын чыгарып куегыз,ул безнең милли горурлыгыбызны күрсәтәчәк. Урамда татар милли биюләре яңгыраганда, биеп җибәрегез! Кавказлылар бииләр бит, нәрсә без кавказлылардан ким мени?
Татарлар! Тагын сезгә мөрәҗәгать итәбез: без дәүләткә салым түлибез, шуңа күрә дәүләт безнең хокукларыбызны тәэмин итәргә тиеш. Татарстан Конституциясендә язылган, ике дәүләт теле дип. Һәм чыннан да ике дәүләт теле булырга тиеш. Таләп итегез, татарлар, интеллигенциядән, түрәләрдән: татар телен куллансыннар. Татар телендә хатлар, белдерүләр языгыз. Бөтен җирдә татар телендә сөйләшсәк кенә үз телебезне күтәрә алабыз. Шуңа күрә, татарлар, бердәм булыйк, бергә булыйк. Татарча сөйләшмәгән татар, татар телендә сөйләшергә теләмәгән кеше татар дип санала алмый.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин бу.