Qışqı cır (Winter song) - a poem of Rawil Rakhmani
КЫШКЫ ҖЫР
(Равил Рахмани шигыре)
Чәчкәләнеп, ак кар булып
Ява җиргә җиһан нуры;
Кояшның бу – галәм тулып
Сагынып килгән кышкы җыры.
Иңә назлы йомшак аһәң
Бөтен дөнья шау чәчәктә...
Чәчәчк сибеп керә сөю
Яңа елга, киләчәккә!
Арта аклык, кайта сафлык,
Очкынланып оча өмет...
Ялкыннарын карга төреп,
Язлар тора алда көлеп.