Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
832 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

One of the best Tatar folk tales, part 5 of 8

Таңбатыр
(татар халык әкияте, бишенче кисәк)
Алтын сарайда берничә көн кунак булып ял иткәч, туталары янына кайтырга хәзерләнәләр. Юлга чыгар алдыннан егет әйтә:
– Әй, бу алтын йортлар әрәм булып калалар бит инде.
Кыз әйтә:
– Син алар өчен кайгырма, җае табылыр.
Шуннан соң болар, юл кирәкләрен алып, атка атланып чыгып китәләр. Бераз киткәч, кыз алтын сарайга таба әйләнеп кулъяулыгын селти дә, алтын сарай алтын күкәй булып тәгәрәп килеп тә керә кызның кулына. Кыз бу алтын күкәйне яулыкка төрә дә егеткә бирә:
– Мә, син сакла инде моны, – ди.
Баралар-баралар болар, җиде тәүлек үтте дигәндә, барып җитәләр теге көмеш сарайга. Патша кызлары елашып күрешәләр. Өч көн, өч төн көмеш сарайда кунак булганнан соң, хәзерләнеп юлга чыгып китәләр. Бераз җир баргач, патша кызы көмеш сарайга борылып кулъяулыгын селкеп җибәрә дә, көмеш сарай көмеш күкәйгә әверелеп моның кулына тәгәрәп килеп тә керә. Патша кызы көмеш күкәйне яулыгына төреп егеткә бирә дә әйтә:
– Мә, ди, бусын да син сакла инде.
Баралар-баралар, ди, болар, җиде тәүлек киткәч, барып җитәләр теге бакыр сарайга. Барып керәләр. Апалары белән елаша-елаша күрешәләр. Апалары сый-хөрмәт күрсәтә боларга. Бу сарайда өч көн, өч төн кунгач, болар, хәзерлеген күреп, юлга чыгып китәләр. Бераз җир киткәч, кече сеңелләре бакыр сарайга таба карап кулъяулыгын селкеп җибәрә. Теге сарай бакыр күкәй булып йомарлана да, тәгәрәп килеп тә керә кызның кулына. Патша кызы бакыр күкәйне яулыгына төреп егеткә бирә:
– Мә, ди, син сакла инде боларны, – ди.
Таңбатыр бакыр күкәйне дә кесәсенә салып куя. Ярар. Китәләр болар. Бара-бара барып җитәләр теге кое төбенә. Кое төбенә җитү белән, Таңбатыр арканның очыннан тотып селкетә инде, «тартып чыгарыгыз безне», дип белдерә. Иң элек олы апалары арканга тотына. Аны тартып чыгаралар. Ул килеп чыгу белән, Таңбатырның абыйлары үзара сугыша башлыйлар: «Бу миңа да, бу миңа», – дип.
Патша кызы әйтә:
– Мин олы апалары, иң олыгызга булырмын, без өч кыз, өчебез өчегезгә булырбыз, сугышмагыз.
Боларга арканны төшерергә куша. Арканны төшереп, уртанчы кызны тартып чыгаралар. Уртанчы кыз чыккач, болар тагын сугышырга тотыналар. Уртанчы кыз апасыннан матуррак икән.
Кызлар әйтәләр:
– Сез алай сугышмагыз, әле анда безне табып, дию кулыннан коткарган энегез бар. Безнең сеңлебез бар, аларны кое төбеннән тартып чыгарыгыз.
Сугышып аргач, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Аркан төшү белән, кыз әйтә:
– Башта сине тартып алсыннар, ди, үзең чыккач, син мине тартып чыгарырсың, югыйсә, алар сине тартып чыгармаслар.
Егет әйтә:
– Юк, мин синең үзеңне генә монда җир астында калдыра алмыйм, башта син чык, аннан соң гына минем чыгу турында уйларга булыр.
Егет аркан очын элмәкләп бәйләп, кызны шуңа утыртып чыгарып җибәрә. Кызны тартып алалар да, матурлыгын күреп, яңадан сугыша башлыйлар болар. Кыз әйтә:
– Мин барыбер сезгә булмыйм, сезнең энегез Таңбатыр белән сүз куештык инде бергә булырга. Кызлар өчәүләп тегеләрне кыстыйлар Таңбатырны тартып чыгарырга. Ярар, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Таңбатыр арканга ябышып чыгып җитәм генә дигәндә, абыйлары арканны кисеп җибәрәләр. Таңбатыр кое төбенә төшеп китә. Кызлар елашып калалар. Таңбатырның агалары юлга чыгарга җыена башлыйлар.
Таңбатыр, кое төбенә килеп төшкәч, бик озак вакытлар һушына килә алмый ята. Өч көн, өч төн ятканнан соң, бу әкрен генә кузгалып торып китә. Йөри-йөри бу, йөри торгач, тагын теге тычканга очрый. Тычкан моның каршысына килеп чыгып тилпенеп җибәрә дә, кеше сурәтенә керә:
– Нихәл, Таңбатыр, тагын да бу хәлгә төшкәнсең икән син, – ди.
Таңбатыр әйтә:
– Шулай булды шул, җир өстенә чыгарга юл эзләп йөрим дә, бер дә җай юк әле.
– Сиңа моннан чыгарга бу тирәдә бер хәйлә дә табып булмас, – ди тычкан. – Теге соңгы дию белән сугышкан җирдән узып китәргә тырышып кара, шул тирәдән узып китә алсаң, бер-бер хәл булыр. Шул алтын күперне узгач, булыр бер биек тау, шул тауда йөрер ике кәҗә тәкәсе. Ул кыр кәҗәләренең берсе ак, берсе кара булыр. Алар бик йөгерек булырлар. Менә шул ак кәҗә тәкәсен тотып атлана алсаң, ул сине җир өстенә чыгарып куяр. Ә кара кәҗә тәкәсен тотсаң, ул сине тагын да тирәнгәрәк алып төшеп китәр. Аны тота күрмә.
Шуннан Таңбатыр, тычканга рәхмәтләр әйтеп, әлеге юл белән китә. Атна китә, ай китә. Бара торгач барып җитә, ди, бу теге тауга. Кәҗә тәкәләрен эзләп табып, шуларның агын куып йөри башлый бу. Артыннан җитеп тотып алыйм гына дигәндә, кара кәҗә тәкәсе арага килә дә керә, тотарга җайсызлый. Күп йөри торгач, ак тәкәне эләктереп ала. Тотылгач, тәкә сорый инде моннан:
– Йә, егет, син мине тотарга бик тырыштың инде, нинди теләгең бар?
– Теләгем шул, мине якты дөньяга чык.
Ак кәҗә тәкәсе әйтә:
– Мин сине якты дөньяга чыгарып җиткерә алмам анысы, шулай да чыгу юлына төшереп җибәрермен, теге ягын синең үзеңә эзләп табарга туры килер.
– Озак булырга туры килерме соң безгә? – ди егет.
– Байтак җир барасы булыр, син менә миңа атлан, йом күзеңне, мин әйтмичә ачма, – ди кәҗә.
Шулай ди дә кыр кәҗәсе җилдереп китә, егет көчкә генә тотынып утыра, ди, моның өстендә.
Азмы-күпме вакыт үткәндер, теге кәҗә тәкәсе Таңбатырга әйтә:
– Ач күзеңне.
Күзен ачып җибәрсә, егет күрә: тирә-як яп-якты. Бик шатлана бу. Ак кәҗә тәкәсе әйтә егеткә:
– Вакытыңны үткәрмә, әнә тау битеннән бер юл китәр, шул юл белән барсаң, югалмассың.
Шулай ди дә күздән дә югала.

Recordings

Comments