Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
649 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

One of the best Tatar folk tales, part 3 of 8

Таңбатыр
(татар халык әкияте, өченче кисәк)
Өч көн ял иткәннән соң, юлга чыгар алдыннан, Таңбатыр сорый теге кыздан:
– Синең сеңелләрең кая, аларны ничек эзләп табарга?
Кыз әйтә:
– Дию пәрие мине бик каты тотты, беркая да чыгармады. Минем барып күргәнем юк, уртанчы сеңелемә хәтле җиде тәүлек юл барырга кирәк, диләр.
Таңбатыр, кызга исәнлек-саулык теләп, юлга чыгып китә. Тау-ташлар үтеп, җиде тәүлек киттем дигәндә, барып җитә бу бер көмеш сарайга. Көмеш сарай кояшта ялт итеп тора икән, ди. Барып керү белән, көмеш атка атланган, көмештән койган киемнәр кигән бер солдат каршылый моны. Туктата. Таңбатыр янына килеп әйтә бу:
– Әй адәми зат, син монда ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, исән-сау чакта чыгып кит моннан, хуҗам кайтса, ашар сине, бер генә йотар.
Таңбатыр әйтә:
– Хуҗаң тизрәк кайтсын иде әле, әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен. Менә минем җиде тәүлек буена рәтләп ашаганым юк, иң элек син миңа ашарга китер.
– Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк, хуҗама дип әзерләп куйган ике түшкә үгез итем, ике мич ипием, ике мичкә әче суым гына бар, – ди сакчы.
– Ярар, хәзергә җитеп торыр, китер әле шуларны, – ди Таңбатыр.
– Хуҗама ничек дип җавап бирермен икән соң?
– Курыкма, хуҗаңа ашап-эчеп торырга туры килмәс, – ди егет.
Шуннан соң теге көмеш киемле солдат Таңбатырга ашарга-эчәргә китереп бирә. Таңбатыр, туйганчы ашап-эчкәннән соң, яхшылап кына сораша бу солдаттан:
– Хуҗаң кайчан кайта?
– Ул иртәгәләргә кайтып җитәргә тиеш, – ди солдат.
– Кайсы яктан кайта ул?
– Менә шушы сарай артыннан ага торган елга аркылы бер көмеш күпер булыр. Һәрвакытта шул көмеш күпер аркылы кайта ул.
– Мин хәзер ял итәргә ятам, хуҗаң кайтып җитәрәк, мине уятырсың, әгәр дә бик каты йоклап киткән булсам, менә шушы без белән чигәмә кадарсың, – дип, солдатка бер без чыгарып бирә дә, йокларга ята бу.
Таңбатыр бер көн, бер төн йоклаганнан соң, дию пәриенең кайтыр вакыты җитә. Дию пәриенең якынлаша башлавын сизеп, теге каравылчы солдат уята башлый, уянмый гына бит теге. Уята алмый аптырагач, утырып елый бу моның янында. Без белән чәнчер иде, кызгана, башкача уята алмый. «Инде без белән чәнчеп уятыйм», дип кенә торганда, Таңбатыр моның елавын ишетеп уянып китә. Солдат әйтә:
– Тизрәк тор, югыйсә, дию пәрие кайтып җитә инде, кайтып керсә, икебезне дә харап итәр.
Таңбатыр тиз генә тора да, кылычын алып, теге көмеш күпер астына барып ята. Күп тә үтми, җил-давыллар чыгарып, дию пәрие кайтып та җитә. Иң элек моның эте күпергә керә. Бер-ике генә атлый да, эт шыңшып хуҗасына таба кире чаба. Дию пәриенең моңа бик каты ачуы килеп камчысын селти дә көмеш күпергә чабып кереп китә. Күпер уртасына җитүгә үк, ат та шып туктый. Дию атына тагын бер сугып җибәрә, аты урыныннан да кузгалмый моның.
– Их, син, котың чыккан икән, әллә син монда Таңбатыр килеп җитәр дип уйлыйсыңмы? Таңбатыр анадан да тумаган әле, – ди дию.
Диюнең шулай дип әйтүе генә була, Таңбатыр күпер астыннан килеп чыга:
– Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, – ди.
– Килсәң, бик шәп булган, – ди дию, – мин сине ике кабармын, бер йотармын.
– Йота алмассың, сөяге каты булыр, – ди егет.
– Ярар, алайса, алыштанмы, көрәштәнме? – ди дию.
– Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшәбез, – ди Таңбатыр.
Шуннан болар көрәшергә тотыналар. Таңбатыр диюне күтәреп ала да җиргә китереп бәрә, тегенең сөякләре өзгәләнеп-өзгәләнеп китә. Шуннан соң Таңбатыр моның сөякләрен әрдәнә итеп өеп куя да, диюнең атына атланып, солдат янына кайта.
Солдат әйтә:
– Әй, абый, зинһар, син мине монда калдырма инде, мин солдат түгел, шулай киендем генә, мин фәлән патшаның уртанчы кызы идем, син мине үзең белән алып кайта күр инде.
– Ярар, – ди егет, – минем уртанчы агама булырсың.
Таңбатыр моңарга да патша биргән язуны чыгарып күрсәтә дә:
– Син шушы көмеш сарайда торып тор, мин сине кайтышлый кереп алып китәрмен, хәзер синең сеңелеңне эзләргә китәм. Ул кайсы якта, моннан еракмы? – ди.
– Шушы көмеш атка атланып барсаң, моннан җиде тәүлек юл булыр, – ди кыз.

Recordings

Comments

Overview

You can use our built-in RhinoRecorder to record from within your browser, or you may also use the form to upload an audio file for this Audio Request.

Don't have audio recording software? We recommend Audacity. It's free and easy to use.