TÜRKMENISTANYŇ DÖWLET GIMNI - translated into Tatar language
ТӨРКМӘНСТАН ДӘҮЛӘТ ГИМНЫ
Җаным корбан сиңа, туган йортым,
Бабалар рухы яши күңелемдә.
Туфрагың нур синең, җирең изге
Әләмең җилферди искән җилдә.
Халкым корган бөек бинасың -
Син Бәйсез Ватаным – егәрем-җаным,
Күңелем нуры син, рухым җыры син,
Мәңге яшә, минем Төрекмәнстаным!
Күршедә - кардәшләр, иминдер илләр,
Тамырда – бабалар канны, уртак кан.
Давыллар һич имәс, сындырмас җилләр,
Күмсен Ватанымны шөһрәт вә дан!
Халкым корган бөек бинасың -
Син Бәйсез Ватаным – егәрем-җаным,
Күңелем нуры син, рухым җыры син,
Мәңге яшә, минем Төрекмәнстаным!