Bilady (Egypt) - translated into Tatar language (1st st.)
ВАТАНЫМ
(Мисыр милли гимны)
Ватаным, Ватаным, Ватаным,
Мәхәббәтем сиңа һәм җаным, Ватаным!
Олылыйм Алланы, Ватанны,
Багышлап иң изге догамны, догамны.
Морадым, гамәлем багышлыйм тик сиңа,
Көч куеп, тир түгеп тапканым – тик сиңа,
Илләрнең борынгы анасы, Ватаным,
Кадерли сине ил баласы, Ватаным.
Нил кебек куәтле һәм ямьле,
Әй, Мисыр, имин бул син мәңге, син мәңге!
Ватаным, Ватаным, Ватаным,
Мәхәббәтем сиңа һәм җаным, Ватаным!