Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
876 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

One of the best Tatar folk tales, part 1 of 8

Таңбатыр
(татар халык әкияте, беренче кисәк)
Борын-борын заманда булган икән бер патша. Бу патшаның булган өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар. Көннәрдән бер көнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да кызларның өчесен дә күтәреп алып китә. Патша, үзенең кызларының югалганын белеп, бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.
Патша торган шәһәрнең читендәге кечкенә генә бер йортта яшәгәннәр, ди, бер ир белән хатын. Болар бик фәкыйрь булганнар. Боларның булган икән өч уллары. Олы улларын Кичбатыр дип, уртанчысын Төнбатыр дип, ә иң кечесен Таңбатыр дип йөрткәннәр. Бу егетләр, ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп дигәндәй, бик тиз вакыт эчендә дәү булып җиткәннәр.
Үсеп җитү белән болар урамга уйнарга чыгалар. Яшьләр арасында болардан көчлерәк берәү дә булмый. Уйнаган вакытларында кешенең кай җиреннән генә тотсалар да умыралар да алалар икән болар. Кәшәкә шаралы уйнаганда болардан да оста уйнаучы юк, көрәшә башласалар да, кешене имгәтми калдырмыйлар, ди, болар.
Бу өч туганның көчләрен кая куярга белми йөргәннәрен күреп, бер карт кеше әйткән, ди, боларга: «Сез, анда-монда сугылып, урынсызга кеше имгәтеп йөргәнче, әнә, патша кызларын табып алып кайтып бирегез, менә шунда күренер сезнең батырлыгыгыз.»
Шуннан соң болар, өйләренә кайтып, ата-аналарыннан рөхсәт сорыйлар:
– Әти, әни, патша кызлары югалган, дип әйтәләр, без шул кызларны алып кайтып бирик микән әллә?
Ата-аналарының боларны бер дә җибәрәселәре килми, ризалык бирмиләр икән.
– Әй, улларым, без сезне теләп кенә алдык бит инде, сез чыгып киткәч, безне кем карар, кем туйдырыр? – ди әтиләре.
Малайлары әйтә:
– Әй, әти, без патша эше белән йөргәч, сезне патша тәрбияләр бит инде.
– Юк, балакайлар, безгә патшадан бер рәхим дә, бернинди ярдәм дә буласы юк, – дип әти-әниләре елашалар.
Бу өч батыр әти-әниләреннән бик инәлеп сорыйлар да, рөхсәт алып, патшага барып әйтәләр:
– Менә без синең кызларыңны эзләргә чыгабыз, әти-әниләр бик фәкыйрь торалар, аларга ярдәм итсәгез иде.
Патша боларга ашарга-эчәргә бераз азык бирергә була.
Әти-әниләре белән саубуллашып, өч егет чыгып китәләр юлга. Баралар-баралар болар, атна китәләр, ай китәләр, бара торгач, барып керәләр бер урманга. Урманның эченәрәк керә барган саен, юл тарайганнан-тарая барып, соңыннан тар гына бер сукмакка калган, ди. Шул тар сукмак белән бара торгач, болар барып чыккан, ди, бик матур бер күл янына. Ул вакытта инде ашарларына беткән була боларның. Таңбатыр әнисе «юлда кирәк булыр» дип биреп җибәргән энәсен ала да, ут ягып, шул энәне утта кыздырып, бик шәп бер кармак ясый. Шуннан соң, су буена төшеп, балык тота башлый. Кичкә хәтле бер-ике пот балык тота да бу, шул балыкларын пешереп, абыйларын туйганчы ашата. Хәзер тамак кайгысы бетте инде боларның. Таңбатыр әйтә абыйларына:
– Безнең өйдән чыгып киткәнгә бик күп вакыт үтте, без кай җирләрдә йөргәнебезне дә белмибез, бернәрсә дә күргәнебез юк әле.
Абыйлары бер җавап та бирмәгән моңа. Шуннан соң бу, бик биек бер агач башына менеп, тирә-якны карый башлый. Таңбатырның агач башына менеп утыруы гына була, кузгала җил-давыл, кузгала җил-давыл, бу давыл шулхәтле көчле була, юлына туры килгән калын-калын агачларның башларын кыеп кына алып китә икән. Таңбатыр бу җил-давылның котырганын карап тора да: «Әллә бу теге патша кызларын күтәреп алып киткән җил-давыл микән?» дип уйлый. Озак та үтми, әлеге җил-давыл бер җирдә бөтерелеп, коточкыч булып өерелеп-өерелеп тора да, бер биек тау башына барып туктый. Тау башында ул бик ямьсез бер нәрсәгә – дию пәриенә әверелә. Дию пәриенә әверелә дә бу, тау кырыена төшеп, шундагы бер зур тишеккә кереп китә.
Таңбатыр, тиз генә агач башыннан төшеп, дию кергән тишекне эзләп таба. Шуннан соң Таңбатыр, зур гына бер таш алып килеп, әлеге тишекнең авызын томалап куя да тиз генә барып абыйларын уята. Абыйлары бер дә ашыкмый торган кешеләр булалар. Әкрен генә торып, Таңбатыр хәзерләп куйган балыкны пешереп, туйганчы ашап-эчкәннән соң гына, теге тау тишеге янына китәләр.
– Менә ул шушы тишеккә кереп югалды, без аның артыннан төшәргә уйласак, башта менә шушы ташны алып ташлыйк, – ди Таңбатыр.
Кичбатыр ташка барып тотына – кузгата алмый. Төнбатыр барып тотына – аннан да бернәрсә дә чыкмый. Шуннан соң Таңбатыр ташны күтәреп алып, селтәп кенә җибәрә – таш тау астына тәгәрәп төшеп китә. Таңбатыр әйтә абыйларына:
– Безнең беребезгә менә шушы тишектән төшеп, теге диюне эзләп табарга кирәк, патша кызларын шул урламадымы икән?
Өч туган бергәләп киңәшәләр дә, урманга кереп, кочак-кочак юкә суеп алып чыгалар. Шул юкәләрдән бик калын итеп аркан ишә башлыйлар. Өч көн, өч төн буена бик нык, бик озын итеп ишәләр болар арканны. Шул арканның бер очын Кичбатырның биленә бәйләп, аны тау тишегенә төшереп җибәрәләр. Төшеп китә бу. Кич булды дигәндә генә арканны селкетә Кичбатыр: «Тартып чыгарыгыз», дип. Энеләре тартып чыгаралар.
– Төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, – ди Кичбатыр.
Шуннан соң болар тагын бер тәүлек аркан ишәләр. Хәзер инде шул арканга бәйләп Төнбатырны төшереп җибәрәләр. Көтәләр-көтәләр болар, тегеннән бер хәбәр дә юк. Бер көн, бер төн үтте дигәндә, теге арканны селкетә. Моны да тартып чыгаралар.
– Бик тирән икән, төбенә җитеп булмады, аркан җитмәде, – ди Төнбатыр.
Шуннан соң болар тагы ике төн, ике көн буена утырып аркан ишәләр. Арканны тагын да озын итеп ишеп, аның бер очын Таңбатырның биленә бәйлиләр. Тау тишегенә төшәр алдыннан Таңбатыр әйтә абыйларына:
– Тиз генә чыга алмасам, сез мине нәкъ бер ел көтегез, ди. Бер ел тулды дигәндә чыгып җитмәсәм, көтеп тормагыз, үз юлыгызны карагыз.
Һәм Таңбатыр, абыйлары белән саубуллашып, тау тишегенә төшеп китә.

Recordings

Comments