National Anthem of Sweden - translated into Tatar language
БОРЫНГЫ АЗАТ ИЛЕМ
(Швеция милли гимны)
Котып түрендә – борынгы үрләрең,
Тыныч иркенлек, әй, җиһан гүзәле!
Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.
Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,
Даның танытып, Җир буйлап үткәнең.
Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!
Котып түрендә – яшәвем, үлемем,
Котып түрендә – яшәвем, үлемем.