Шагыйрь
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, –
Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас,
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңелемдә көн һаман аяз – һаман да яз,
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да, кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый, җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәбез, сез каласыз!» – дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
1908
Performer - Ayrat Arslanov