Poetry of Ğabdulla Tuqay
Театр
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка – нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,
Көләрлек булса, булмаса, еларсың.
Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?
Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,
Шулай шактый белем тәхсыйль итәрсең.
Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң,
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.
Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә император.
Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул;
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул;
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
Ул алма мөтдәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
1907
Performer - Ayrat Arslanov