Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

Citybua
265 Words / 1 Recordings / 2 Comments

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди аерылу? Гомеремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем,
Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби, бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән аерылып, туганнар! – җайсыз, уңайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты-китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

1907

Recordings

Comments

Citybua
March 24, 2012

Poetry of Ğabdulla Tuqay

Citybua
March 24, 2012

Performer - Ayrat Arslanov