Psst...

Do you want to get language learning tips and resources every week or two? Join our mailing list to receive new ways to improve your language learning in your inbox!

Join the list

Tatar Audio Request

AqQoyriq
123 Words / 1 Recordings / 0 Comments
Note to recorder:

Гәрәй Рәхим шигыре. Луиза Батыр-Болгари тарафыннан көйгә салынган.

СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ
Болгарында болганган,
Суварында сызланган.
Сараенда саргайган —
Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Ырымбурда орылган —
Синдер, татар кешесе.

Казакътагы кымызлар
Синең канны кыздырткан:
Кытайдагы кытлыклар
Качакларың кырдырткан.
Өргәнечтә өркегән,
Уралында уралган,
Касыймында кысылган
Татар кешесе, татар кешесе.

Иcтамбулда ысланып,
Үзбәкләрдә үзгәреп,
Кырымнарда кырылып
Беттең, татар кешесе.
Французга яу чаптың,
Германга да яу чаптың.
Ул илләрдә ни таптың —
Яугир татар кешесе?

Рудасын да син чаптың,
Күмерен дә син чаптың,
Балыгын да син тоттың,
Нефтен дә таптың.
Киевта бар үз көең,
Балтыйгында балкыйсың,
Чит җирдә туган телне,
Телне саклыйсың,
Татар кешесе!

Япон һәм фин илендә –
Барында да килмешәк,
Күчемсәк һәм йөремсәк
Булдың, татар кешесе.
Болай каңгырып йөрмә,
Кайт син туган илеңә,
Баш куй Болгар җиренә,
Әйдә, татар кешесе.

Recordings

  • Синдер татар кешесе ( recorded by AqQoyriq ), unspecified accent

    Download Unlock
    Corrected Text
    more↓

    СИНДЕР ТАТАР КЕШЕСЕ
    Болгарында болганган,
    Суварында сызланган.
    Сараенда саргайган —
    Синдер, татар кешесе.
    Себергә себерелгән,
    Чиләбедә чиләнгән,
    Ырымбурда орылган —
    Синдер, татар кешесе.

    Казакътагы кымызлар
    Синең канны кыздырткан:
    Кытайдагы кытлыклар
    Качакларың кырдырткан.
    Өргәнечтә өркегән,
    Уралында уралган,
    Касыймында кысылган
    Татар кешесе, татар кешесе.

    Иcтамбулда ысланып,
    Үзбәкләрдә үзгәреп,
    Кырымнарда кырылып
    Беттең, татар кешесе.
    Французга яу чаптың,
    Германга да яу чаптың.
    Ул илләрдә ни таптың —
    Яугир татар кешесе?

    Рудасын да син чаптың,
    Күмерен дә син чаптың,
    Балыгын да син тоттың,
    Нефтен дә таптың.
    Киевта бар үз көең,
    Балтыйгында балкыйсың,
    Чит җирдә туган көйне,
    Телне саклыйсың,
    Татар кешесе!

    Япон һәм фин илендә –
    Барында да килмешәк,
    Күчемсәк һәм йөремсәк
    Булдың, татар кешесе.
    Болай каңгырып йөрмә,
    Кайт син туган илеңә,
    Баш куй Болгар җиренә,
    Әйдә, татар кешесе.

Comments

Overview

You can use our built-in RhinoRecorder to record from within your browser, or you may also use the form to upload an audio file for this Audio Request.

Don't have audio recording software? We recommend Audacity. It's free and easy to use.

Sponsored Links