By Älfiä Sitdıyqova&Véra Xämidullina
ГӨНАҺ ШОМЛЫГЫ
Назлардан югалттым башымны,
Шайтанның коткысы көчлеме?
Языкмы, бүләкме язмыштан,
Өнемме, әллә соң төшемме?!
Таң атып килгәндә син дә мин
Гөнаһның куенына атылдык.
Тотмады итәктән нигәдер
Елларда сыналган сабырлык.
Этәрдең җанымны упкынга,
Булдымы ныклыкка сынавың?
Үкенмим, бу мизгел басты бит
Җанымның назларга сынавын.
НАВАЖДЕНЬЕ
Потеряла голову от ласки,
Наважденье чёртово сильно?
Дар судьбы, иль в грехе увязла?
Явью или сном оно дано?!
Ты да я у ночи на исходе
Кинулись в объятия греха.
За подол не удержали годы.
Сдержанность на деле так лиха!
Опрокинулась душа с обрыва,
Стойкостьне подвластна мне уже.
Не жалею: те мгновенья срыва
Жажду утолят в моей душе.