Себер шагыйре Булат Сөләймановның "Толымбай" шигыре нигез итеп алынды.
ТОЛЫМБАЙ ҖЫРЫ
Булат Сөләймановның шул исемдәге шигыре нигез итеп алынды
Күктән йолдыз тотмыйм, бу җырыма
Мин тормышчан сүзләр сайладым,
Толымчак күк газиз авылыма,
Толымбаем, сиңа багладым.
Ялгыз калсам күңелем буранында,
Уйларымны сүтәм, яңартам.
Дөнья буйлап чабып хәлдән тайсам,
И Толымбай, сиңа мин кайтам.
Толымыңда – урман-болыннарың,
Зөя сөеклесе Толымбай,
Йөрәгем дә кушып үрелгән бит,
Ни хәл итим соң мин, йә Ходай!
Кемнәр үрә бүген толымнарың?
Сорасалар миннән, ни әйтим...
Син булмасаң, улың илсез, җирсез,
И Толымбай! синсез мин ятим.
¬
Толымсызлар тол хатын күк ялгыз,
Көзге таллар кебек шәп-шәрә.
Син булмасаң илдә, Толымбаем,
Булыр идем мин дә мәсхәрә.
Чал чәчләрне җилләр йолкыганда
Каеннарың толымын сагынам,
Бер Аллага инанган ир-егет,
И Толымбай! сиңа табынам.