АВЫР СҮЗЛӘР ӘЙТЕП ҮПКӘЛӘТМӘ
Яралама...
Җанны рәнҗетмәче,
Син бит мине үзең сайладың.
Урау-урау юллар үтеп тагын,
Кырыс йөрәгемне яуладың.
Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә,
Тормыш юлын бергә үтәсе.
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле,
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле.
Яралама...
Ямьле тормыш булгач,
Бардыр аның кара бураны.
Кояш чәчкән нурын бәхетемә,
Бәхетемә диеп карады.
Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә,
Тормыш юлын бергә үтәсе.
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле.
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле,
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле.
Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә,
Тормыш юлын бергә үтәсе.
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле,
Без утырткан назлы сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле,
Яңа бөреләнә бит әле...