РӘХМӘТ, ТӘҢРЕМ!
Бүген алсу таңнар атты,
Таңда җиргә чыклар ятты –
Рәхмәт, Тәңрем!
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын –
Рәхмәт, Тәңрем!
Ялгыз түгел – янда парым,
Без җиңәрлек бүген барын –
Рәхмәт, Тәңрем!
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым –
Рәхмәт, Тәңрем!
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем!
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем!
Еллар авыр, борма юллар,
Кичә-кичә утлар-сулар
Яши кеше.
Һәр көнендә бәхет көтеп,
Күкләрдән күп өмет итеп,
Яши кеше.
Авырлыклар биргән өчен,
Дөньяга китергән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем!
Киләчәк һәм үткән өчен,
Сөю колы иткән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем!
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем!
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем!
Leave a comment
Note: this form is not for making a transcription. If you would like to transcribe this Script Request, please click the blue [ TRANSCRIBE ] button.
To make a new Audio Request or Script Request, click on the big Submit rhino head button at the top of the page.
To record or transcribe for users learning your language, click the big Queue rhino head button at the top of the page.
Recording and transcribing for other users will move your own Requests ahead in the queue. This will help you get your requests recorded and/or transcribed faster.
Thanksgiving to Lord